Реферат: М. Х. Гайнуллин ис. Кызыл Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе


Апас муниципаль районы

М.Х.Гайнуллин ис. Кызыл Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе


«Инновацион технологияләр һәм әдәби китап уку проблемасы»

дигән темага Кама Тамагында зона конференциясендә ясалган чыгыш


Әзерләде:Шәрәфуллина Г.М.

югары категорияле татар теле

Һәм әдәбияты укытучысы





2011 ел, февраль

Белем бирү технологиясенең төп проблемасы булып педагогика өлкәсендәге яңалыкларны, зур тәҗрибәне , авторлык программаларын, новатор укытучыларның эш системасын гомумиләштерү, системага салу тора. “Образование – это индустрия направленная в будущее” дип яза С.П.Капица.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул – ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы диелә толковый словарьда.

Педагогик технологиягә төрле автор төрлечә билгеләмә бирә. В.П. Беспалько “Педагогик технология, ул укыту – тәрбия процессын реализацияләүнең эчтәлекле техникасы”, И.П.Волков “Педагогик технология – белем бирү нәтиҗәсенә ирешү планының тулы эчтәлеген язу” , В.М.Монахов « Педагогик технология – белем бирү процессын проектлаштыру, оештыру һәм үткәрүнең уйланылган эшчәнлеге моделе, процесста укытучы һәм укучы эшчәнлеге өчен барлык уңай шартлар тудырылуы мөһим”дип язалар. ЮНЕСКО “Педагогическая технология – это системный метод создания, применения и определение всего процесса преподавания и усвоения знаний с учетом человических ресурсов и их взаимодействия , ставяший своей задачей оптимизацию форм образования.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Бербөтен технология үзе технологик микроструктуралар: алымнар, звенолар, элементлар җыелмасы:

1) технологик схема – технология процессын шартлы сурәтләүләр аша бирү

2) технологик карта – кулланыла торган чараларны язып, этаплап адымлап бара торган эзлекле процессын бирү.

Педагогик технологияләрнең структурасы:

концептуаль нигезе булу ( һәр технологиянең философик, психологик , дидактик, социаль – педагогик казанышларны эченә алган фәнни концепциясе була)

системалылык (системность) ( бүлекләрнең үзара бәйләнеше һәм бербөтен булуы шарт

идарә итү мөмкинлеге (управляемость) (укыту- тәрбия процессын планлаштыру, проектлаштыру, этаплы диагностикасын булдыру, соңгы нәтиҗәсе булу)

эффектлылыгы (билгеле белем бирү стандарты гарантиясе, оптималь чыгымнар куллану, эффектлы нәтиҗәсе булу)




воспроизводимость ( бер типтагы белем бирү учреждениеләрендә куллану мөмкинлеге)


Белем бирү эчтәлеген күтәрүнең мөһим шартларының берсе дәреслекләр. Соңгы вакытта безнең илдә бик күп вариатив дәреслекләр чыга, сайлаган педагогик технологиягә туры кигән дәреслек белән укыту белем бирүнең сыйфатын күтәрү мөмкинлеген бирә.

Ләкин шунысы да бар бер үк технологияне кулланып нәтиҗә төрле булырга мөмкин. Бу педагогның профессиональ осталыгыннан, үз эшенә җаваплы карашыннан, ни дәрәҗәдә иҗади якын килүеннән тора. Нәтиҗәләр төрле булса да, һәр технологиягә хас уртаклык бар.

Нинди генә педагогик технология булмасын , ул инде фәнни тикшерелгән күрсәткечләр синтезы һәм тәҗрибәләрнең тулы анализы .Төп максатлары булып традицион эмементлар аша, гуманлашкан демакратик нигезле, прогресска омтылу тора. Педагогик технологияләрнең чыганаклары һәм состав элементлары:

- социаль үзгәртүләр һәм яңача педагогик фикерләү;

- педагогика, психология фәне;

- алдынгы педагогик тәҗрибә;

- үзебезнең һәм чит илләрдән бу өлкәдә тупланган тәҗрибә;

- халык педагогикасы.

Педагогик технологияләрне классификацияләү.

Мәктәпләрдә укыту – тәрбия процессын оештыруның күп төрле вариантлары кулланыла. Һәр автор һәм һәр укытучы үзенчә якын килә. Ләкин үзенең максаты, эчтәлеге, куллана торган методлары буенча охшаш яклар күп.

а) эчтәлеге һәм структурасы буенча обучающие и воспитывающие (өйрәтүче һәм тәрбияләүче), светские и религиозные, образовательные и профессионально - ориентировачные, гуманитарные и технократические, различные отраслевые, частнопредметные.

Б)Укыту- тәрбия эшчәнлеген оештыру һәм идарә итү буенча В.П.Беспалько укытучы һәм укучы арасындагы хезмәттәшлек разомкнутый(укучы эшчәнлеге контрольгә алынмый), циклический (контроль, үзконтроль, үзара контроль) , фронталь, индивидуаль, автоматизированный (укыту чаралары аша). Бу билгеләр түбәндәге бүлешне тәкъдим итә

1) лекцион укыту

2) аудиовизуаль техник чаралар ярдәмендә укыту,

3) дәреслек ярдәмендә укыту- мөстәкыйль эшләр

4) ”аз санлы группалар” системасы – группалап, индивидуаль, дифференциаль якын килү

5) компьютер ярдәмендә укыту

6) репетиторлык системасы индивидуаль укыту.

7) программное обучение- алдан төзелгән программа нигезендә укыту

ә тормышта ешрак шуларның комбинациясе кулланыла.

- Я.А.Коменскийның традицион класс- дәрес системасында лекция төре, мөстәкыйль эш, техник чаралар куллану, дәреслек белән эшләү.

- хәзерге заман укыту системасында мөстәкыйль китап белән эшләү, техник чара буларак компьютер кулланып дәресләр үткәрү;

- группалап һәм дифференциал укыту системасы –педагог группаларда үзара аралашу мөмкинлеге тудыра, арадан берсен репетитор итеп сайлый, ә үзенә аерым укучылар белән инвивидуаль эшләү мөмкинлеген туа.

Нинди генә педагогик булмасын төп идеясе – укучыларның укыту- тәрбия процессында гомуми үсешен тәмин итү.

Укыту нәтиҗәсендә укучыларның гомуми үсешенә ирешү мәсьәләләренә педагогика тарихында да зур урын бирелгән. Ж.Жак Руссо баланың физик яктан үсешенә аеруча игътибар биргән: аның тышкы тойгыларын – күрү һәм сизү сәләтен , шулай ук күзәтәчәнлеген һәм җитез уйлавын аеруча югары бәяләгән. И.Пестолоцци кешенең сәләтен формалаштыруда аның табигый сәләтләренә таятып эш итәргә тәкъдим итткән. А. Дистервег , үсеш мәсьәләләрен караганда баланың күзәтүләрен, сөйләвен һәм уйлавын төп факторлар итеп санаган.

Рус педагогы К.Д.Ушинский, баланың гомуми үсеше турындагы дидактик һәм методик хезмәтләрен психология һәм физиология фәннәре нигезендә эшләп, кече яшьтәге балаларның акыл һәм әхлак ягыннан үсешен игътибар үзәгенә куйган. Шулай ук бу галим – педагог баланы үз телендә сөйләмгә өйрәтүнең хәлиткеч урын тотуын раслаган. Ул сөйләм үзләштерүен фикер йөртә белүе белән бәйләнештә караган. Кешенең психик үсеше укыту-тәрбия эшенә бәйле дип раслаган.

Л. С. Выготский үсешендә ике дәрәҗә - актуаль үсеш һәм якындагы үсеш зонасы ( зона ближайшего развития) булуын нигезли

Беренчесе – мөһим үсеш дәрәҗәсе – бала кайбер эш төрләрен мөстәкыйль рәвештә эшли ала. Икенче дәрәҗәсе – эшне башка кеше үрнәгендә яки ярдәмче сораулар ярдәмендә генә эшли алу. Монысы – якындагы үсеш зонасы була. Укыту процессында бала якындагы үсеш зонасыннан мөһим үсеш дәрәҗәсенә җитәргә тиеш була. Л. С. Выготский концепциясе буенча , хезмәттәшлек һәм укыту укучының психик үсеше өчен мөһим булган шартлар. Баланың үсеше өчен белемнәр һәм күнекмәләр алу гына җитми, аның психик функцияләренең ( тойгы, сиземләү, хәтер, фикерләү, хис, ихтыяр) уңай якка үзгәрүе кирәк. Икенче төрле әйткәндә баланың психик үсешенә ярдәм итәргә кирәк.

Л. Занковның дидактик системасы нигезендә баланың гомуми үсешенә ныклы белемнәр һәм күнекмәләр алуына ирешү максаты тора.Укытуда эш темпын тизләтү максаты куела.

Төрле фәннәр буенча төзелгән программаларда материалларның кайбер темаларын алданрак (с опережением) өйрәнергә тәкъдим ителә. Барлык укучыларның да укыту-тәрбя процессында оптималь ( иң яхшы) үсешенә ирешү күз алдында тотыла. Аларны кызыксындырып, мавыктыргыч итеп укытуга мөһим урын бирелә. Баланың иҗади көчен билгелә , аларны белемнәрне үзләштерү максатында файдалануга, шулай ук уйлау эш-гамәлләрдә активлыкка һәм мөстәкыйль хезмәткә өйрәтү бурычлары куела.

Әлеге система буенча кече яшьтәге мәктәп балаларының гомуми үсешенә ирешү максаты белән , эшне түбәндәгечә алып барырга мөмкин:

балада анализ ясарга ярдәм итә торган күзәтүчәнлек булдыру;

аны абсракт ( конкрет рәвештә генә түгел) фикер йөртергә өйрәтү;

эш гамәлләрне аңлап үтәү күнекмәләре бирү

Эш барышында баланы күзәтүчән булырга өйрәтү зур әһәмияткә ия. Балаларны логик яктан эзлекле итеп уйларга , анализ һәм синтез ясарга, үз фикерләрен нигезләргә һәм исбат итәргә өйрәтү укыту- тәрбиядә зур әһәмияткә ия. Абстракт уйлау, гомумиләштерү һәм йомгак ясау ( умо-заключение) – баланы, кече яшьтән башлап, фикер йөртергә өйрәтүче эшчәнлек төрләре.

Бу система белән эшләгәндә баланы ниндидер эшне эшләтү алдыннан башкарылачак эшнең планын төзүгә зур урын бирелә. Хәзер нәрсә эшләргә, аннан соңгы хезмәт операциясе нинди булырга тиеш, кыскача план нигезендә төрле сораулар аша бала эшен башкара. Һәр бала үтәгән хезмәт турында телдән ( сүзле) отчет төзергә тиеш була. Әлеге эштә укытучы баланың белем сыйфатларын өйрәнә, ул бирелгән үрнәк буенча эшләдеме, соңгы нәтиҗәләре нинди? Укучы башкарылачак эшнең планын мөстәкыйль төзи аламы? Эш планын төзүнең башлангыч этатларында нинди кыенлыклар очрый? Баланың үсеш темпы ничек үзгәрә?

Эш-гамәлне алдан төзелгән план буенча башкару әлеге эшчәнлектә эзлеклелек булдыруга ярдәм итә, аны аңлап башкарырга өйрәтә: план буенча эшләнгән эш турында отчет төзелә - ул үзе дә баланың эш гамәле була.

Шулай итеп эш гамәлне аңлы рәвештә башкару түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

объектны җентекләп күзәтү һәм аңа анализ ясау;

иң кирәкле эш операцияләрен билгеләү;

аларны башкаруның эзлеклелеген алдан күрү;

башкарылган эшкә үзконтроль ясау;

эшләнгән эшне укытучы тәкъдим иткән үрнәк белән чагыштырып карау;

үз вакытында үзең башкарган эшкә төзәтмә кертү.

“Яңача” эшләргә омтылу һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу “яңа” системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул система белән эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.
еще рефераты
Еще работы по разное