Реферат: Т ирән тамырлы түНТӘрем




Т ИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ



ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ






Икенче китап

Казаным минем –

икенче бишегем

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ


Бу бүлек Казаныбызның 1000 еллыгына багышлана. Анда соңгы елларда республика матбугатында басылган һәм басылмаганязмалар тупланды.


^ Казанга XV гасырда чуашлар нигез салганмы?

“Русский язык в школе” журналының сентябрь-октябрь саны (№5, 20003 ел) мәктәпләргә килеп иреште. Аның “Сүзләр дөньясы” рубрикасында Мәскәү галиме И.Г.Добродомов “Казань” исемле язма бастырып чыгарган. Ул үзенең язмасын болай дип башлап җибәрә:

“В литературе известен хорошо обоснованный факт, что первое упоминание Казани в летописях отмечено под 1391 г., когда новгородские и устюжские ушкуйники взяша Жукотинь, и погрбиша весь, и Казань, и пакы выидоша на Волгу. (Полное собрание русских летописей. — П.г., 1920. — т. XV, изд 2, вып 1)”. Шуннан соң автор “Бу хәзерге Казан шәһәре турында микән, әллә Камай янындагы “Иске Казан” микән дигән сорау куя да, үзенчә дәлилләп, “Иске Казан”булырга тиеш дигән нәтиҗә ясый. Аның фикеренчә, Казаныбызга бу датадан соңгы дәвердә нигез салынган булырга тиеш.

Автор соңгы 10 ел эчендә үзен мәрткә киткәндәй хис итә. Казаныбызга нигез салынуга 1000 ел тулуга карата тарихчы археолог галимнәребезнең хезмәтләре турында, бу хезмәтләрнең бөтендөнья галимнәре тарафыннан өйрәнелүе һәм раслануы турында ләм-мим. Менә нинди безнең өлкән туганыбыз! Рус теле укытучыларына совет чорында татар тарихын пычратып иҗат ителгән мифларны тәкъдим итә һәм бу мәгълүматларны бөтен Россия укучыларына таратуны даулый. И.Г.Добродомов “Иске Казан” XV гасырга кадәр яшәгән һәм аннары гына “Яңа Казан” төзелгән дип саный. Соңыннан болай дип тә өсти: “Археолог А.Х.Халиков та “Иске Казан”ның 1236-1237 елларда төзелгәнлеген раслаган”.

Бу рус галиме “Казан” атамасының килеп чыгышына караган “фәнни мәгълүматлар”га таянып “Хазан”, “Хузан”, “Азан”, “Озан”, “Кузон”, “Озанг”, “Ожанг”, “Хадзанг”, “Хазанг”, атамаларын анализлый һәм “Казан” атамасының килеп чыгу тамыры дип чуашларның “Хазанг” атамасы дигән “ныклы” нәтиҗә чыгара. Алда язып үтелгәннәр миндә бернинди инану хисләре уятмаса да, авторның язмасындагы бер фикер миңа хуш килде: “Казан татарларын борынгы вакытта “татарлар” дип тә, “болгарлар” дип тә атамаганнар, ә “казанлы”лар («казанцы») дип атаганнар».

Мин үзем тарихчы-галим түгел, ә бер гади авыл укытучысы. Шулай да мондый темаларга булган язмалар белән кызыксынып, кул астына эләккәнәрен укып барганлыктан, үземнең шәхси фикеремне газета укучыларга җиткерергә уйладым. Бәлки тарихчы галимнәребез, татар тарихы темасына әдәби әсәрләр иҗат итүче язучыларыбыз минем фикергә ачыклык кертеп, яки кире кагып үз фикерләрен белдерерләр.

Татар тарихчыларыбызның язмаларында минем журналдагы Мәскәү авторы язгандагыча «Яңа Казан» дигән төбәк атамасын укыганым юк. Ә менә Камай янындагы төбәкне күпчелек тарихчыларыбыз чыннан да «Иске Казан» дип язалар. Кайбер галимнәрнең «Иске» түгел ул «Эчке Казан» дип исбатлаганнары бар. «Эчке», ягъни эчкәре урнашкан Казан. Бу борынгы кала Казаныбызга төрле яулар һөҗүм иткәндә качу, саклану, сыену урыну булган булуы мөмкин. «Иске Казан»ны «Эчке Казан» дип санаганда Казаныбызның «Эчке Казан»нан иртәрәк төзелүе беркемдә дә шик тудырмас иде. Журнал авторы әйткәнчә, «Башта «Иске Казан» яшәгән, аннары гына «Яңа Казан» төзелгән» дигән имеш-мимешләргә урын калмас иде, шикелле.

Хәзер «Казан» атамасының килеп чыгуы турында да фикеремне җиткерәсем килә. Галимнәребез бу атаманың килеп чыгуы турында да күп яздылар. Казансу елгасының атамасы (ул башта Казан елгасы дип аталган булса кирәк) башлангыч атама дип карала. Аннары гына төбәк (торак урыны) атамасы барлыкка килгән. Күпчелек «Казан» сүзе «казылган-казган» сүзеннән килеп чыккан дип санный. Хәтта «каен» сүзеннән чыккан дип исбатлаучылар да бар. Тикшеренүчеләр арасында «Казан» атамасының ике борынгы сүздән «каз+ан» чыккан дип аңлатучылар бар. Мин әнә шул фикер ягында торам. Биредә «ан» кушымчасы борынгы бабаларыбызда «урын» дигән мәгънәне биргән. «Казан» - ягъни «Каз»лар урнашкан урын. Бу мәгънәне һич кенә дә туры мәгънәдә кабул итү кирәкмәстер. Монда «каз» сүзе «кыр казлары» һәм гомумән кош корт булган каз турында бармый. Безнең борынгы төрки «Каз» кабиләсеннән торган халык турында бара. Чыннан да «Каз» кабиләсе булганмы? Ник булмасын ди әле? «Ак каз» дигән кабилә дә булган. «Ак каз» кабиләсе «Каз ак» кабиләсе булып, соңарак алардан «казак» төшенчәсе барлыкка килгән. Казаклар төрки халыклар булып, Явыз Иван яуларыннан соң гына аларның бер өлеше христианлашкан. Себер татарлары ханлыгын яулап алуда төп рольне уйнаган Дон атаманы Ермак – төрки нәселдән. Ермак исеме «Йөрмәк» дигән кушамат ул. Йөрмәкнең чын исеме Ярмөхәммәт. Мин моны чын инанып әйтәм. Чөнки безнең авыл тарихы белән бәйле булган, XVII гасырда яшәгән Ярмөхәммәтне авылда Йөрмәк дип йөрткәннәр. Урыс тарихчылары аны «Ревизская сказка»ларда «Ермак» дип язып, аның балаларын Ермаковлар дип теркәгәннәр. Теге Ермак дип кабул итмәгез тагы!

Читкәрәк киттем. Шулай итеп, мин тарихчыларыбызның «Казан» атамасы «Каз+ан» сүзләреннән килеп чыккан дигән фикерне яклыйм. Ә менә Мәскәү галиме язганча «Казан» атамасының “Хазан”, “Хузан”, “Азан”, “Озан”, “Кузон”, “Озанг”, “Ожанг”, “Хадзанг”, “Хазанг” дигән удмурт яки чуаш сүзләреннән алынган дигәнен кабул итә алмыйм. Бу авторның Казанда яшәгән бик борынгы халыкны «казанлы»лар дип йөрткәннәр дип раславы да нәкъ менә шәһәребез атамасының «Каз+ан» теориясе раслый да кебек.

Дөрес, фаразлауларда күптөрлелек, фикер киңлеге кирәк билгеле. Бәхәстә хакыйкать туа. Әмма үзебезнең фикер төрлелеге дошманнарыбыз тарафыннан кабул ителеп, үзебезгә бумеранг кебек кире кайтмасын иде.

2003.

КАЙТАВАЗ
^ Их! Бездән генә торса иде!

Казанга 1000 ел!

Моннан 15 еллар элек хәзерге “Пирамида” күңел ачу комплексы зонасында башкалабызда иң зур һәм иң мәһабәт булырдай кинотеатр бинасы төзелә башлады. “Вечерняя Казань” газетасы кинотеатрга исем конкурсы игълан итте. Мин дә үземнең тәкъдимемне керттем: “Кинотеатр “Сөембикә” исемен йөртсә иде”. Әмма ул үтмәде. “Казан” исеме җиңеп чыкты. Аннары илдә Горбачевның үзгәртеп корулары башланды. СССР белән капитализм илләре арасындагы “тимер пәрдә” тишелде. Видеоаппаратуралар шаукымы китте. Төзелеп бетмәгән “Казан” кинотеатры таш өеменә әйләнеп калды. Соңарак бу нигездә «Мираж» кунакханәсе төзелде.

Газетабызның 11 октябрь санында журналист Асия Юнысованың “Кайт илеңә, Сөембикә!” дигән язмасын укыгач, минем әнә шул хатирәләрем яңарды. Рәссам Камил Муллашевның Ярминкә мәйданында “Тарих” дип исемләнгән скульптур монументаль ансамбль комплексын төзү турындагы уй-хыялларын чын күңелемнән хупладым. Шушы гаҗәеп хыялый тәкъдим тормышка ашса, Казаныбызның 1000 еллыгына, милләттәшләребезгә нинди олы бүләк булыр иде! Халкыбызның тарихын, милләтебезнең ачы язмышын чагылдырган “ташка язылган поэма” булыр иде ул. Һәм бу поэма киләчәк буыннарыбызга милли тәрбия чарасы буларак, алга таба гасырлар дәвамында хезмәт итәр иде. Казаныбызны моннан 451 ел элек саклап шәһит киткән ватандашларыбыз истәлегенә Ярминкә мәйданында яки Кремль стенасы буенда һәйкәл кую бәхәсе матбугат битләрендә шактый кызу барды. Мин үзем Канәфи Нәфыйков проектын хуплаган идем. Әмма Камил Муллашев хезмәте белән танышкач, соңгы авторның кыюлыгына, эзләнүләренә, хыялыйлыгына исләрем акылларым китте.

Кем соң ул Камил Муллашев? Безнең өчен күктән төшкән шикелле булды ул. Асия Юнысованың язмасында аның турында мәгълүмат әллә ни күп бирелмәгән. Аның үзе һәм проекты турында тагын да киңрәк танышу өчен мин газета укучыларга “Шәһри Казан” газетасының 7 октябрь санында басылган Хәмидә Гарипованың “Сөембикәбез 1000 еллыкка кайтыр төсле...” һәм “Мәдәни җомга” газетасының 10 октябрь санында дөнья күргән Фәния Хуҗахмәтнең “Кайту” исемле язмаларын укырга тәкъдим итәм. Шулай да, К.Муллашевның киң диапазонлы, искиткеч зәвыклы, фәлсәфи фикер йөртүче һәм дөнья күләмендә танылган рәссам булуын күзаллар өчен һич югы Казан милли-мәдәни үзәге залындагы аның картиналар күргәзмәсен карарга кирәк. Без коллектив белән укытучылар көне уңаеннан Казан шәһәренә экескурсиягә баргач, бу күргәзмәне күреп таң калдык. Гаҗәеп милли һәм сихри моң агылып тора бу залдан. Аны сүзләр белән генә тасвирлап бетереп булмастыр.

Әмма авторның Ярминкә мәйданында төзергә тәкъдим ителгән скульптур композиция хыялын чынга ашыру бездән генә торса икән. Кирәк булса, шәхсән мин үзем бу проектны яклап халыктан һәм газета укучылардан меңләгән имза җыяр идем дә. Бездә хәзер халык фикере, газета укучылар фикере бакыр өч тиен тора микән? Проектны яклаучыларга каршы йөз төрле сәбәп табылачак: күп акча кирәк, Казанның 1000 еллыгы планына кертелмәгән, кемнәргәдер ошамый һ.б. Каршылыкның иң массалысы Мәскәүдә булыр. Мәскәү рөхсәт бирер микән? Ай-һай! Мәскәү рөхсәтеннән башка бу эш һич мөмкин түгел.

Шулай да, көрәшеп карарга кирәк. Монда минемчә, иң беренче зыялыларыбызның, рәссам-сынчыларыбызның, Татарстан дәүләте җитәкчеләренең бердәм яклавы кирәк. Моның өстенә милли бизнесменнарыбызның матди ярдәме кирәк. Өченче Бөтентатар Конгрессында сайланган Башкарма комитет, аның рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә татар милли аңын туплау буенча нык хәрәкәтчән булды һәм матбугаттагы язмалардан күренгәнчә, бер ел эчендә шактый зур эш башкарды. Проектны трмышка ашыруда алар да эшкә алынса яхшы булыр иде. Вакыт та кыска калды бит!

Бизнесменнар Казаныбызда берничә ай эчендә зурлыгы ягыннан тиңе булмаган гипермаркетны сафка бастырырга алындылар. “Тарих” мемориаль скультур комплексы төзү планын тормышка ашыру да мөмкин эш. Барыбызның бер ноктага сугуы гына кирәк. Милләттәшләребезнең бердәмлегенә тагын бер сынау бу! Казан өчен мондый тагын бер мөмкинлек булмаска мөмкин.

2003.


^ Уенчык рәвешендә булмасын!

Моннан 450 ел элек Ватаныбызны саклап шәһит киткән бабайларыбыз истәлегенә Кремль стенасы янында корылачак һәйкәл турында сөйләшү татар тарихы турында уйланган берәүне дә битараф калдырмый торгандыр. Пирамида макетын һәйкәл формасында күргәч, җанным бик тә елаган иде. Соңгы мәртәбә Казанга баруымда ул макетны үз урынында күрмәгәч, күңелем сөенде. Андый һәйкәлнең булуына караганда булмавы хәерлерәк. Һәйкәл гасырлар өчен, буыннар өчен куела. Соңыннан үкенүдән ни файда!

«Мәдәни җомга» гәҗитенең 28 февраль санында Канәфи Нәфыйков тарафыннан эшләнгән һәйкәл проекты, аның тасвирламасы һәм Фәрит Яхин язмасы белән белән танышкач, мин дә үз фикеремне җиткерүне кирәк дип санадым. Бу авторның проекты турында «Шәһри Казан» да язып чыккан иде. Бик тә отышлы проект дип саныйм мин аны. Үзенчәлекле, бабаларыбызның рухын искә алуны чагылдыручы, әнә шундый мәһабәт һәйкәл булсын иде ул.

Боларга өстәмә рәвешендә минем шәхсән тагын бер фикерем бар. Хат язуның хикмәте дә шунда. Проект никадәр генә яхшы булмасын, әгәр ул тирә- юнь белән тыгыз элемтәгә кереп ятышып тормый икән, аның көче бик нык кимер. Минемчә бу проект нигезендә эшләнгән һәйкәл монументаль, горур, күркәм булырга тиеш. Иң беренче чиратта аның үлчәмнәре турында әйтүем. Әгәр ул кечкенә күләмдә булса, ул тирә юньдә «югалып» калырга мөмкин. Явыз Иван сугышчыларына куелган һәйкәлгә генә игътибар итегез! Әллә кайдан «мин» дип тора. Безнең бабаларыбыз рухына куелган һәйкәл аннан ким-хур булмаска тиеш!

Минемчә, һәйкәлнең урыны дөрес сайланган. Аның югарыгы ноктасы Кремль стенасы биеклегеннән тәбәнәк булырга тиеш түгел. Стенадан күпмедер дәрәҗәдә калкуырак булырга тиеш ул. Шулай булганда гына ул гигант Кол-Шәриф мәчетебез белән яраклашып торыр. Алай гына ул Кол-Шәриф мәчетенә күләгә төшерә алмас. Алай дип куркырга кирәкми.

Икенчедән, һәйкәл калкулык башында гына булырга тиеш түгел. Аның монументаль өлеше, һәйкәл янындагы баскычларның иң түбәнгесе яныннан ук күренеп торырга тиеш. Башкалабызны саклаганда шәһит киткән бабаларыбыз истәлегенә 450 ел эчендә бер мәртәбә һәйкәл куела икән, монда тиеннәр санарга кирәкмәс. Мондый мөмкинлек булган икән, кемнәрдәндер дә өркергә дә кирәкми. Һәйкәл беркемгә дә куркыныч янамый, милләтләр дуслыгына да чөй сукмый. Ул зур, матур, горур, монументаль булырга тиеш. Мескен рәвешендә дә, уенчык рәвешендә дә булмасын иде ул.

2003.


^ Авыл җанын саклап булырмы?

Авыл мәктәпләрен кыскарту, берләштерү турында сүз үткән елдан бирле, РФ хөкүмәтенең 2001 елгы №871 «Авыл мәктәпләрен реструктуризацияләү карары» кабул ителгәннән бирле бара. Татарстан Конституциясе Россиянеке белән тәңгәлләштергәннән соң бу карар Татарстан өчен дә тулы көчкә ия булды. Милли мәгарифебезне яклаучы «Шәһри Казан» газетабыз да бу теманы читләтеп үтмәде. Авыл мәктәбен яклап язмалар бастырды. Алга таба да бу теманы күз уңында тотарга кирәк, минемчә. Барыбыз да битараф калсак, авыл мәктәпләрен бөтенләй кысрыклап чыгарырга мөмкиннәр.

Авыл мәктәбе бетсә, авыл бетә, монысы көн кебек ачык. Авыл бетсә, шәһәр халкын кем туйдырыр? Әле ярый «Буш ботлары», «Бразилия чучкасы», «Австралиянең сарык түшкәләре», океан арты сырлары һәм «сыер» майлары килеп тора. Шулай итеп, илнең авыл хуҗалыгы җимерелә. Россиядә авыл хуҗалыгы Пентагон планы буенча әнә шулай итеп «нуль хәленә» төшеп җиткәч, Россиягә «арзанлы» азык-төлек кертү туктатылмас дип кем гарантия бирә?

Мин үзем авыл мәктәбендә укып, инде кырык елдан артык авылда укытам. Мәктәпләрне кыскарту, кушу, аеру кебек шаукымнар баштан кичте. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча үземнең фикерләремне җиткерергә телим.

Җидееллык мәктәпләрнең кайберләен 1955-1960 елларда ук башлангыч итеп калдырдылар. Сугышка кадәр авылда ел саен 30-40 бала туган булса, сугыш елларында бу сан 3-4кә калды. Сугыштан соң да тиз генә артып китә алмады. Балалар беткәч, мәктәпне дә яптылар. Авылыбызда сигезьеллык мәктәп буларак ул кабат 1960 елда ачылды. Мәктәпләрне кыскартуның икенче периоды 1970-1975 елларга туры килде. Бу вакытта Коммунистлар партиясе кечкенә авылларны бетереп, зур авыллар төзү политикасы алып барды. Бу чорда безнең Балтач районындагы Шода, Иске Көшкәт һәм Сәрдек, Чутай, Көшкәтбаш һәм башка мәктәпләре башлангыч итеп калдырылды. Бу мәктәпләрнең алдагы өчесе соңрак та кире үз хәленә кайта алмады. Ул авыллар пенсионерлар авылына әйләнде. Бу чорда шактый гына башлангыч мәктәпләр дә кыскартылды. Башлангыч мәктәпләре беткән кайбер авыллар бөтенләй юкка чыкты.

1980-85 елларда партия һәр колхоз үзәгендә урта мәктәп булырга тиеш дигән бурыч куйды. Сигезъеллык мәктәпләр хисабына урта мәктәпләр саны бик нык артты. Көшкәтбаш, Алан, Куныр кебек авыллардагы башлангыч мәктәпләр дә урта мәктәпләр итеп үзгәртеп корылдылар. Чутай мәктәбе тугызъеллык итеп ачылды. Мондый үзгәртүләр нәрсә бирделәр соң? Авыллар ныгыды. Авыллардагы балалар саны күзгә күренеп артты. Мәсәлән, Көшкәтбаш мәктәбенең бер классында бер генә укучы бар иде. Бу укучы 11 классны тәмамлап чыкты инде. Бер балалы класс тотканга карап Татарстанның да, Россиянең чите кителмәде. Аның каравы бу авылда хәзерге вакытта һәр класста уртача 8-10 бала укый.

Һәр колхоз үзәгендә мәктәп ачу колхоз экономикасының үсешенә уңай йогынты ясады. Яшьләрнең тәрбиялелеге үсте. Хәзерге вакытта да Урта Көшкәт һәм Шубан авылларында урта мәктәп биналары төзелеп ята. Шубан башлангыч мәктәбен урта мәктәп итеп үзгәртү күздә тотыла. Балтач районы экономик кризис шартларында да авыл хуҗалыгының стабиль үсешен тәэмин итә, экономик яктан аякта басып тора икән, монда район җитәкчеләренең мәктәпкә, яшьләрне тәрбияләүгә әнә шундый уңай караш нәтиҗәсе дә бу дип карарга кирәктер. Мәктәпне бетереп була. Ул бик тиз эшләнергә мөмкин. Аны кире кайтару, югалган яки җимерелгән авылны торгызу мөмкин булмаска мөмкин. Хәзерге кыргый капитализм шартларында бигрәк тә.

Мәктәпләрне берләштерүнең кайбер проблемаларына тукталып үтик. Кечкенә мәктәпләрдә белем бирү шартлары кечкенә, югары квалификацияле укытучылар җитми, чөнки бер укытучы ике яки берничә фәнне укытырга мәҗбүр диючеләр бар. Шулай микән? Зур мәктәпләрдә дә тиешле югарылыкта белем бирә алмаучы укытучылар җитәрлек. Көчле укытучылар фонында алар күренмиләр генә. Кечкенә мәктәпләрдә дә югары сыйфатлы дәрес бирүчеләр шактый. Шул гына: кечкенә мәктәпләрнең нәтиҗәле эшләүче укытучылары чын-чынлап таныла гына алмыйлар. Беренчедән, укучылар саны әз булу сәбәпле, аларның укучылары арасында сәләтле балалар да әз була яки бер дә булмаска мөмкин. Шуңа күрә ул үз укучыларын зур аренага чыгара алмый. Икенчедән, кечкенә мәктәп укытучысын, әгәр ул үзе чәчрәп чыкмаса, районда аны гомумән күрмәскә мөмкиннәр.

1960-1970 елларда районыбызның Чепья урта мәктәбендә 31 авылдан йөреп 1000гә якын бала укыды. Укыту нәтиҗәләре буенча мәктәп республикада алдынгы урында иде. Бу чорда мәктәпнең “а” классларыы иң көчле класслар булып санала иде, “б”, “в”, “г” классларының нинди икәнен укытучылар үзебез белә идек. Моның өчен укытучыларны да, укучыларны да гаепләргә кирәкми. Зур мәктәпнең үз проблемалары да җитәрлек. 1000-1500 укучысы булган мәктәпләрдә укытучылар мәктәптәге һәр баланы танып та бетерә алмыйлар. Бөекбританиядә М.Тэтчер премьер-министр булып эшләгәндә үз илендә «мәктәпләрдә укучылар саны 300 дән артмаска тиеш» дигән карарны юкка гына кабул итмәгәндер.

Әз балалаы мәктәпләрнең дә үз проблемалары бар. Зур мәктәпләрдәге 25-30 балалы классларда укытучылар “Сездә 5-7 бала. Аларның һәрберсен “5”лелек итеп индивидуаль укытып була” диләр. Мондый классны үзләре укытып карамаганга күрә генә шулай тоела ул. Класста балалар саны 10 нан ким булганда классның әйдәп баручы төше булмый, сәләтле укучылары да булмаска мөмкин. Мондый шартларда укытуның үз кыенлыклары җитәрлек. Класс нормаль ритмда барсын өчен иң уңай контингент — 15-25 укучы.

1980-1985 елларда үзебезнең Түнтәр урта мәктәбенә дә 11 авылдан килеп укыдылар. Гадәттә, мәктәпләрдә укытуның нәтиҗәлелеген укытуның сыйфат күрсәткече (“4” һәм “5”кә укучылар барлык укучыларның ничә % тәшкил итүе) белән бәялиләр. Чит авыллардан йөреп укучыларның уку сыйфаты 20-40% булса, мәктәбе авылында булган укучылар өчен бу күрсәткеч 40-50% тәшкил итә. Монда бернинди хилафлык юк. Бу барлык мәктәпләргә дә хас. Хәзерге вакытта, авыл саен мәктәп булганда, районның гомуми укыту сыйфаты югары икән, бу табигый хәл.

Авыл мәктәпләрен бетерергә тырышучылар «Интернатларны кабат торгызабыз, автобус белән йөртүне оештырабыз» дип ышандаралар. Янәсе барысы да тәртиптә булачак. Әмма балаларны автобуста йөртеп яки чит авылда интернатта торгызып кичергән кыенлыкларны, бу халәтне кичергән укучы балалар һәм аларның әти-әниләре генә аңлый. Бу кыенлыкны башкалар, бигрәк тә югарыда утырып карар кабул итүче җитәкчеләр берничек тә аңлый алмый һәм аңламаячак та. Автобус белән башка мәктәпкә йөргән укучылар дәрестән тыш үткәрелгән чараларда, кич белән үткәрелгән өстәмә чараларда, түгәрәк дәресләрендә катнаша алмыйлар, коллективтан аерылалар. Автобус белән дә гел кыенлыклар килеп чыга, юлда йөргәндә тәртипсезлекләр арта, нигездә тәрбия бирүнең гомуми нәтиҗәләре кими, бу бөтен мәктәпнең тәрбия эшенә йогынты ясый һәм ахыр чиктә үз авылында торып укучыларның да тәрбиялелеге кими. Шушы ук сәбәп нигезендә читттән килеп йөрүче балаларның белем алу мөмкинлеге кими, бу мәктәпкә гомуми тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә чит авылдан йөрүче балаларның гына түгел, шул авылда торып укучы балаларның да белем белән кораллануның уртача кыймәте кими.

Безнең районда да бүгенге көндә көндәлек автобус белән мәктәпкә йөрүче укучылар бар. Моннан берничә ел элек бер мәктәпнең автобусында кайтканда әздән генә фаҗига булмыйча кала. Салонга төтен газы тулып, укучылар аңсыз калалар. Хәзерге вакытта бензин проблемасы да бар. Март башында ук “бензинга уку елының икенче яртысына бирелгән акча бетте, нишләрбез” дип аптырашта калучы мәктәп җитәкчеләре бар.

Автобус белән көндәлек йөрмичә, мәктәп яны интернатында торып укуның да үз кыенлыклары җитәрлек. Дүшәмбе һәм шимбә көннәр бөтен мәктәп өчен минус бирә. Баланың йокысы туймый, шимбәдә өенә ашыга. Моның өстенә, атна арасында да укучылар әти-әниләр янына күбрәк тартылалар. Мәктәп интернатында тәрбия эше никадәр яхшы куелган булса да, тәрбияче иң югары квалификацияле булып, үз эшен бөтен ниргәсенә җиткереп башкарса да, ул өй моһитен, әти-әни тәрбиясен берничек тә алмаштыра алмый. 1970 елда башлангыч мәктәпләрне 3 класска калдырганнан соң, Көшкәтбаш авылыннан безнең мәктәпкә 4 класс балалары килеп интернатта торды. Тәрбияче Рашидә апа аларның әниләрен алыштырырлык иде. Атна уртасында югарырак класс укучылары авылларына җәүләп кайтып киткәндә алар таш пулат-интернаттата әниләрен сагынып елап кала иделәр.

Интернат интернат инде ул. Армиядәге кебек “дедовщина” проблемасы интернатта булмас дип кем ышандыра ала? Интернатта еллар дәвамында яшәп бала йорт һәм кул эшләреннән дә читләшә. 1986 елда минем класста Каенсар авылыннан килеп укыган Әлфия исемле кыз урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады, әмма алга таба бер кая да укырга бармады. Каенсар — Мари иле чигендәге кечкенә авыл. “8 ел буена Субаш мәктәбе интернатында, 2 ел Түнтәр мәктәбе интернатында яшәдем, авылдан беркая да китмим, әнием янында торам,” — диде ул.

Без никадәр генә авыл мәктәбен сакларга тырышсак та, алдагы 5-10 елда аз балалы авыл мәктәпләрен кыскарту ихтималы булмас дип әйтеп булмый. Соңгы 10-15 елда илдәге үзгәртеп корулар, ил экономикасының җимерелүе, авыл хуҗалыгы үсешенең чигенүе, авыл кешеләренең социаль хәле начарлану авылда балалар тууны бик нык киметте. Әлегә безнең районда 100 баладан ким булган урта мәктәпләр юк. Андый мәктәпләр башка районнарда бар. 50-60, хәтта 40 баласы булган урта мәктәпләр дә бар кайбер районнарда. Бу халәт бездә дә ерак тормый. Соңгы 5 елда ел саен уртача 5-6 бала туган икән, нәтиҗә озак көттермәс. 100 балалы һәрбер мәктәп 50-60 балага калса, аларның барысын да саклап калып булырмы??? Мәскәүдәге өлкән агай бюджет акчасын елдан-ел кысып барганда ай-һай! Нишләргә?

Минем үз фикерем, үзгә тәкъдимем бар. Билгеле ул күпләргә ошамас. Җитәкчеләргә дә, авыл укытучысына да. Әйттем исә кайттым. Мәктәпне бетерүгә караганда бу алым уңайрак булырга мөмкин.

1962-1965 елларда Хрущев агай районнарны берләштерде. Балтач районын Арча районына куштылар. Ул периодта Балтач районына караган мәктәпләрдәге балалар саны хәзерге период белән чагыштырганда ким түгел иде. 4 ел дәвамында Арча район мәгариф бүлегеннән берәү дә Балтач зонасы мәктәпләренә килеп карамады. Балтач зонасында элеккеге мәгариф бүлеге урнашкан йортта ике штат калды. Бухгалтер Факия апа һәм инспектор Клара Фәйзерахмановна. Финанс эшләрен Факия апа башкарды. Клара апа исә укытучыларны приказ язып эшкә билгеләүдән алып, мәктәпләрдә укыту-тәрбия һәм методик эшләр өчен җаваплы булды. Урта мәктәпләр укытучыларыннан туплап сигезьеллык мәктәпләр эшчәнлеген өйрәнүне дә оештырды. Ул период Татарстан мәгариф министры академик Мирза Мәхмүтовның проблемалы укыту, Россиянең “Липецк методы”, техник чараларны эффектив куллану, производство бригадалары эшен җәелдерү эшәләре кебек эшләр киң колач белән алып барылды. Ул чор укучылары хәзер олы җитәкчеләр, зур белгечләр булып эшлиләр. Хәзерге вакытта район мәгариф бүлеге аппараты теге чор белән чагыштырганда 10 тапкыр арткан икән, хәзерге чорда мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлегенең торышы да теге чор белән чагыштырганда 10 тапкыр үсте дип әйтә алабызмы? Бюджетның кайсы тармакларында тагын шундый үсеш күзәтелә? Азмы алар? Билгеле, чорларны чагыштыру бераз сәеррәк тоела. Шулай да... заманага килгән бөтен «авырлык»ны авылга салып, авыл мәктәпләрен кыскартырга һәм авылны бететергә омтылу дөрес гамәлме?

Икенчедән, аерым бер мәктәпләрне кыскартуга караганда класс-комплектларны кыскарту авыллар өчен уңайрак булырга мөмкин. Дөрес, бу очракта да укытучы эшсез кала! Элек тә класс-комплектлар саны нык контрольдә тотыла иде. Башлангыч классларда 3 класста балалар саны 15тән артмаса, бер класс-комплект, ягъни бер укытучы штаты гына иде. Мескен укытучы 2 яки 3 классны бергә укыта. Бер класс бүлмәсендә ике класс (1 һәм 3) балаларына ике төрле дәрес бирүне күз алдына китерегез. Бәлки кемнәрдер шундый класста дәрес алганнарын да хәтерли торганнардыр. Дөресен генә әйткәндә әкәмәт дәрес була инде ул. “Мәгариф” журналы битендә “Аз комплектлы мәктәпләрдә укыту тәҗрибәсеннән” дип хуплап язуы гына җиңел! Андый класслар әле дә бар. Мин һич кенә дә мондый классларны үстерү ягында түгел.

Совет власте чорында һәр бала үз яшьтәшләре белән мәктәптә белем алып чыксын да, тизрәк илнең күәтен арттыру өчен эшли башласын яки укуын дәвам итсен дигән бурыч куела иде. Хәзерге вакытта мәктәпне тәмамлаучылар турында отчетлар җыелса да, алар форма өчен генә. Синең балаң ил өчен кирәкле саналмый. Армия өчен кирәктән башка. Әти-әниләр урта мәктәпне тәмамлаган баласын кая да булса урнаштырырга омтыла. Урамда гына калмасын. Бер үк һөнәр училищесында улын яки кызын бер ел дәвамында бер һөнәргә укыткач, икенче елда икенче һөнәргә тагын бер ел укыткан әти-әниләр дә бар. Бер ел артык белем туплаудан бала берни дә югалтмый. Моның белән ни әйтергә телим соң мин?

Мәктәпне бетерү куркынычы бар икән, балалар саны бер класста 4-5 тән артмый икән, ул вакытта беренче классны ике елга бер мәртәбә ачарга. Ул вакытта бер класста балалар саны 8-10 була ала. Аның каравы берничә елдан класс комплектлар саны кимеп, урта мәктәптәге 11 класс-комплект урынына 6-7 класс комплект кына калырга мөмкин. Бу, билгеле инде, мәктәптәге укытучылар санының яртылаш кыскаруына һәм мәктәптәге җитәкчелектәге һәм техник хезмәт күрсәтүдәге штатларның бик нык кыскаруына китерә. Аның каравы авылда мәктәп саклана. Әти-әниләр өчен баласын чит авылга йөртеп укыту хәсрәте калмый. Авылда урта мәктәп саклану нәтиҗәсендә авылның авыл буларак юкка чыгу куркынычы бетә. Әгәр дә ата-ананың баласы башка авылдагы яшьтәшләреннән бер ел соңарак урта мәктәпне тәмамлый икән, моннан шулкадәр зур зыян эзләргә кирәкми. Ата-аналар да бу фикер белән килешергә мөмкиннәр.

Дөрес, ике елга бер беренче классны ачу беренче класска төрле яшьтәге балаларны кабул итүгә китерәчәк. Беренче класста мондый классны укыту җиңел булмаячак. «Картаеп» кергән беренчеләр белән «яшь» беренчеләр арасындагы психологик, фәнне үзләштерү сәләтендәге үзенчәлекләр һәм аермалыклар бу классның икенче уку елында әлләни сизелмәячәк.

Билгеле, урта мәктәптә «тишем»ле класслар булдыруның (бер елда 1,3,5,7,9,11 класслар булса, алдагы елда алар 2,4,6,8,10 класс булалар дигән сүз) укыту-тәрбия эшчәнлегендә үз алымнары, үз методикалары, үз үзенчәлекләре булырга мөмкин. Иң кыены, билгеле, укытучыларның эшсез калуында. Авыл мәктәбендә бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгалимнең эшсез калуы зур трагедия. Монда хөкүмәт кайбер ташламаларга бара ала. Әйтик, 25 еллык стажы булганчы ук мондый кыскартуга эләккән авыл укытучысын пенсия белән тәэмин итү мөмкин. Тагын бер вариант: мондый кыскартуларга эләккәндә, шул ук түләү ставкасы белән укуычының атналык укыту сәгатьләре (атналык нагрузканы) санын кыскарту була ала.

Авыл мәктәбе – авылның җаны ул. Шуңа күрә, ничек кенә кыен булмасын, авыл мәктәбен саклап калырга кирәк. Ничек итеп, нинди ысуллар белән, моны бик тә акыллы итеп уйларга кирәктер. Тота-каба гына «шалт» итеп мәктәпне бетереп кую, алдагы аянычларга, киләчәктәге кабат үкенечләргә китермәсен иде.

2003.

^ Түбәннән ничегрәк күренә?
Хәзерге заманда телевизор биргән мәгълүмат шуның кадәр күп, үтә чуар, анда барган тапшыруларны карап бетерү мөмкин түгел. Шулай да, кайвакытта күңелгә ятышлылары очрап куя. Шундый тапшыруларның берсе үткән ел ахырында “Яңа гасыр” телеканалы биргән Татарстан Парламенты сессиясеннән бер репортаж булды. Шунысы кызык, сессиянең мин караган өлеше гел татар телендә барды диярлек.

Телевизорны кабызып җибәргәндә парламентыбызда татарның умыртка сөяген тәшкил иткән депутатыбыз Туфан ага Миңнуллин авыллардагы китапханәләрне саклап калу турында, авыл китапханәләрен китаплар белән тәэмин итү турында шактый кайнар итеп, үзәккә үтәрлек итеп сөйли иде. Кайсыдыр районның бер авылында китапханәне япканнан соң, китап укучыларның күрше авыл китапханәсенә йөрүләрен дә мисалга китерде ул.

Премьер министрыбыз Рөстәм Миңнеханов сүз алып, республика буенча бер мәдәният йорты һәм бер китапханәнең дә ябылмавы һәм 2003 елга аларны үткән ел дәрәҗәсендә финанслауның сакланып калуы турында белдерде.

Хуш, бик яхшы! Әлегә аның кадәресе сакланып калуга да шөкер итәргә кирәк. Туфан аганың чыгышында да хаклык юк түгел. Үткән ел дәвамында мәктәпләрне реструктуризацияләү шаукымы астында, авыллардагы аз балалы мәктәпләрне кыскарту турында күп сүз алып барылды. Бу нигездә татар мәктәпләре дигән сүз. Җәй көне үк “Татарстан” журналы авыллардагы мәдәният учакларын һәм китапханәләрне кыскарту планы турында конкрет саннар да китерде: 60 тан артык мәдәният учагы һәм 300дән артык китапханә. Бу гамәлләр барысы да Татарстан Конституциясе Россия Конституциясе белән тәңгәлләштерелгәч, көн тәртибенә калкып чыкты.

Билгеле, Россия хөкүмәте куйган нормативлар нигезендә безнең республикада чыннан да шуның кадәр мәдәният учаклары саны артыктыр күрәсең. Әгәр дә Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Россия кануннарына каршы тора алып, без авыллардагы мәдәният учакларын саклап кала алганбыз икән, рәхмәт. Эш монда мәдәният учакларын саклап калу турында гына бармый. Татар милләтен саклап калу, татар телен саклау, милли-гореф гадәтләребезне саклау турында бара. Әлегә авыллар өчен бу мәдәният учаклары бу бурычны башкаруда күпмедер үзләренең ролләрен үтәп баралар.

Дөрес, авыллардагы мәдәниятне саклап калу өчен бюджет тарафыннан калҗаның зуры бирелми. Сессиядән булган репортажга кадәр алдарак бер телевизион тапшырудагы әңгәмәдә күренекле шәхесләребез Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин һәм Индус Таһиров та бу темага шактый борчылып сөйләштеләр. “2003 елга Татарстанда мәдәният өчен каралган бюджет акчасы “Ак барс” хоккей командасын тоту өчен бирелгән суммадан да кимрәк. Тарихка күз салсак, кешелек дөньясы шар сугу белән түгел, ә мәдәният үсеше белән, кешенең рухи дөньясын баету белән әһәмиятле”, — дигән фикерне әйтте Разил Вәлиев. Спорт әле ул хоккей гына түгел. Башка төрләре дә никадәр. Билгеле Р.Вәлиев хоккейга да, спортның башка төрләрен үстерүгә дә каршы түгел. Әмма мәдәниятне, гомумхалыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дә икенче планга калдырырга кирәкмидер. Шул ук әңгәмәдә катнашучылар татар әдәби китабын бастыру һәм һәм аны тарату хәленең аяныч булуы турында да борчылып сөйләштеләр. Бер елда бер татар кешесенә исәпләгәндә басылган китапның бәясе 3-5 сум тирәсе икән. Ничә татар укучысына бер китап басылып чыкканын китап бәясеннән чыгып чамаларга мөмкин.

Бу чыннан да шулай. Авыл мәктәпләре китапханәләренә татар телендә әдәби китаплар бик санаулы гына кайта. Татар телендәге барлык әдәби китаплар китапханә фондының биштән бер өлешен генә тәшкил итәләр. Саф татар авылы китапханәсе турында сүз бара ләбаса! Күптән түгел үзебезнең мәктәптә бер башлангыч класс укытучысы “Класстан тыш уку өчен Роберт Миңнуллин шигырьләре” темасына ачык дәрес үткәрде. Р.Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләр китабы мәктәп китапханәсендә юк дәрәҗәсендә икән. Соңгы 15-20 ел эчендә басылганнары бөтенләй китапханәгә кайтмаган. Бу гадәти хәл санала. Гомумән, бюджетта мәктәп китапханәләренә инде дистә елләр дәвамында татар китабы алу өчен акча каралмый. Акча бары тик газета-журналларга язылу өчен генә бирелә. Соңгы елларда әнә шул фонд хисабына “Раннур” нәшриятының почта каталогында булган балалар өчен әдәбият кенә алынган. Моннан тыш соңгы берничә елда “Мәгариф” нәшрияты чыгарган балалар өчен берникадәр әдәбият Мәгариф министрлыгы аша кайтты. “Хәтер” нәшриятыннан да китаплар алып министрлык мәктәпләргә җибәрә. Әйтелгән бу соңгы гамәл һичшиксез мактауга лаек. Ә менә Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларның мәктәп китапханәләренә бөтенләй диярлек җибәрелмәве — аяныч.

Әле генә “Мәгърифәт” газетасында басылган “Боз кузгалды” дигән мәкаләдә татар классикларының 15 томлыгын бастырып чыгарылуы хәбәр ителде. Заказ мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән. Берничә томы мәктәпләргә килеп җитте инде, моннан да зур байлыкны күз алдына китерү мөмкин түгел. Югыйсә, мескен татар укучысы Каюм Насыйриның, Мирхәйдәр Фәйзинең әсәрләрен таба алмый, Бари Рәхмәт яки Шәүкәт Галиев кебек балалар шагыйрләренең китапларын көндез шәм яндырып эзләрдәй була.

Татар нәшриятлары эшчәнлеген хуплауны читкә куеп, Татарстан парламенты сессиясен күзәтү фикерләрен дәвам итик әле. Сессия утырышында Мәдәният һәм Мәгариф министрларына да тәнкыйть сүзе күп булды. Кайсыдыр мәктәпме, гимназиянеңме бер китапханәсенә миллион сумнан артык бәядәге китаплар алынган. Алар бүгенге көннең дефицит китаплары булып (һәрхәлдә татар телендә түгел) мәктәп укучылары өчен багышланган китаплар түгел икән. Сессия барышыннан аңлашылып бетмәде, моның кадәр суммадагы китаплар бюджет акчасына алынганмы, әллә кемнәрдер тарафыннан бүләк ителгәнме? Шунысы гына ачык, рус телендәге әдәбиятны пропагандалау өчен акча җәл түгел, ә менә татар телендәге әдәбият һаман да мескен булып кала. Монысы аңлашыла.

Парламент утырышында авыллардагы мәктәп һәм авыл китапханәләрен берләштерү турында турында шактый гәп куерып алды. “Мәктәп китапханәләре шактый бай, аларда стеналардагы күргәзмәлекләр дә җитәрлек. Ә авыл китапханәләренең шактый кыен шартларда яшәве мәгълүм” дип күрсәтелде. Мин үзем авылда гомер иткән укытучы буларак, авыл яки мәктәп китапханәсе нинди генә шартларда яшәсәләр дә, аларны берләштерү, аларның берсен юк итү була дип саныйм. Мәктәп китапханәсен авыл китапханәсенә кушкан очракта, мәктәп укучысы дәрескә кадәр, тәнәфес вакытларында һәм мәктәптән китешли китапханәдән файдалану мөмкинлегеннән колак кага. Мәктәп китапханәсе укучы өчен әнә шул вакыт кысаларында эшли бит!

Авыл китапханәсе олылар һәм яшьләр өчен. Олылар аннан көндез файдаланса, яшьләр исә бары тик аннан кич белән генә файдаланалар. Авыл китапханәсен мәктәпнеке белән берләштерү исә яшьләр өчен булган китапханәне юк итә. Яшьләр китапханәдән бөтенләе белән мәхрүм булалар. Чөнки алар мәктәп китапханәсеннән файдалана алмый. Мәктәп китапханәсе, иртәнге 7дән алып, дәресләр беткәнче эшләгәч, кич белән эшләми. Авыл мәктәпләренең китаханәчеләре болай да ярты штатта гына утыралар. Гомумән кич белән авыл яшьләрен мәктәпкә тарту үзе бер проблема. Авыл китапханәсе исә мәдәният йорты янәшәсендә һәм кич белән ул яшьләр карамагында. Мәктәп һәм авыл китапханәләрен берләштерү дигән фикерне гомумән баштан чыгарып ташларга кирәк. Нинди авыр сугыш арты елларында да болай эшләмәгәннәр.

Парламент сессиясенең икенче өлеше дәүләт теле буларак татар телен гамәлгә кертү буенча җанлы сөйләшүгә багышланды. Баксаң, татар телен дәүләт теле буларак закон кабул итүгә ун ел тулган икән. Юбилей докладын премьер министр урынбасары Зилә ханым Вәлиева ясады. Ун ел эчендә башкарылган шактый эшләрне санап чыкты докладчы. Татарча да бик матур сөйләде. Кирәк вакытта рус телен дә файдаланды. Нәкъ закондагыча. Ун ел элек мондый закон кабул ителмәгән булса, без бүгенге көндә бик күпне югалткан булыр идек. Шөкер, санап китәрлек шактый эшләребез бар. Казан шәһәрендә урамда, кирәк булса җәмәгать урыннарында, учреждениеләрдә татар телендә шикләнмичә сөйләшә алабыз. Әмма күп вакытта без мөрәҗәгать иткән дәүләт кешеләре безгә ипләп кенә: “говорите по-русски” дип җавап бирәләр.

Татар теле 10 ел эчендә дәүләт теле була алмады. Урыс телле депутатларыбыз татар телен аңларга, аны өйрәнергә теләмәделәр. Эш кәгазьләре татар теленә күчә алмады. Мөгаен ул күчә алмастыр да. Бүгенге кәгазь волокитасы шуның кадәр күп, шуның кадәр катлаулы. Аларны татар теленә тәрҗемә итү өчен генә дә күпме өстәмә штатлар булдыру таләп ителер иде. Мәгариф министрлыгын гына алыйк. Район мәгариф бүлекләренә алар татар телендә бер генә бит кәгазь дә җибәрмиләр. Район мәгариф бүлекләре мәктәпләрдән министрлыкка җибәрелә то
еще рефераты
Еще работы по разное